ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар игелек кылырга ашыга #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе тәмамлануга бара

"Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе тәмамлануга бара. Бу көннәрдә райондашларыбызның анда аеруча активлыгы сизелә. "Маяк" газетасы редакциясендә ташламалы бәядән газетага язылып, башкаларга бүләк ясарга ашыгучылар да артканнан-арта. Әйтик, чәршәмбе иртәсе белән үк килеп, АПТС мастеры Марсель Миргасимов Азнакайда яшәүче икенче төркем инвалид Мөния Шәриповага бүләк ясады - аны район газетасына яздырды....

"Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе тәмамлануга бара. Бу көннәрдә райондашларыбызның анда аеруча активлыгы сизелә. "Маяк" газетасы редакциясендә ташламалы бәядән газетага язылып, башкаларга бүләк ясарга ашыгучылар да артканнан-арта. Әйтик, чәршәмбе иртәсе белән үк килеп, АПТС мастеры Марсель Миргасимов Азнакайда яшәүче икенче төркем инвалид Мөния Шәриповага бүләк ясады - аны район газетасына яздырды. Аның артыннан ук Әгерҗе биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов шаулап-гөрләп килеп керде.

-Авылдагы 16 кешене - сугыш чоры балаларын "Маяк"ка ярты еллык подписка ясап сөендерик әле, - диде ул. - Бер рәхмәт мең баләдән коткара, диләрме әле?!

Әйе, җәмәгать, изге Рамазан аенда әнә шулай тирә-юньдәгеләребезгә рухи азык өләшеп, күңелләрен күреп алсак, үзебезнең дә җаннар сафланып китәр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайлылар игелек кылырга ашыга #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе тәмамлануга бара

Нет комментариев