Урман киңлекләрендә –  спорт һәм дуслык бәйрәме
СПОРТ

Урман киңлекләрендә – спорт һәм дуслык бәйрәме

«Парус» спорт-туристлык комплексында «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» муниципаль программасы нигезендә районыбыз оешма-предприятиеләре арасында туристлар слеты узды.

Анда районыбыз предприятиеләре, оешмаларыннан командалар катнаштылар. Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде: ул конкурсантларга, оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде, яңа җиңүләр теләде. Аның теләкләренә «Парус» спорт-туристлык комплексы җитәкчесе Мирсәлим Гатауллин да кушылды..

Ярышларда катнашучыларга төрле каршылыклар, сынаулар аша узарга, үз көчләрен һәм осталыкларын сынарга туры килде. Җиңү җиңел генә бирелмәде. Урман киңлекләрендә нинди генә сынаулар яшеренеп ятмый бит: «сазлыкны» да кичәргә, төрле авырлыклардан чыга белергә дә кирәк.

«Мондый ярышлар районыбызда ел саен уздырылып килә. Ул спортчыларда бердәмлек, чыдамлык, рухи көч кебек асыл сыйфатларны тәрбияли, сәламәт яшәү рәвешен һәм туризмны пропагандалый, анда катнашучыларның спорт осталыгын арттыра», — ди ярышны оештыруда зур өлеш керткән Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе урынбасары Айдар Мәрданшин.

Киеренке сынаулардан соң спортчыларны учакта пешкән әбәт, кайнар чәй көтә иде. Киеренке бәйгедән соң көзге урманның сихри матурлыгы белән хозурланырга, учак янында Регина Стрихның гитарада уйнавына кушылып җырлап утырырга, үзара фикер алышырга да вакыт калды әле.

Спорт һәм дуслык бәйрәме булды бу!


Нет комментариев