Азнакай укытучысы Татарстанның иң яхшы ун педагогы исемлегенә керде
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укытучысы Татарстанның иң яхшы ун педагогы исемлегенә керде

Азнакайның 6 нчы урта мәктәбе укытучысы Ләйлә Низамова республика күләмендәге һөнәри бәйгедә уңышка иреште.

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР) уку предметы буенча республика этабы узды. Финал 28 октябрьдә Киров районының «Заман» күппрофильле гимназиясе базасында үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 36 педагог катнашты. «Дәрес» һәм «Педагогик әңгәмә» сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри иң көчле ун укытучыны сайлап алды. Финалда алар «Осталык дәресе» бәйгесендә көч сынашты.

Азнакай районы данын 6 нчы урта мәктәп укытучысы Ләйлә Рим кызы Низамова яклады. Ул «Педагогик авангард» номинациясендә дипломант булды.


Нет комментариев