Балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү максатыннан 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Азнакайда, «Көзге каникуллар» профилактик чарасы узачак.
Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән чара кысаларында ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирәчәк.
Чара барышында балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча профилактик эш алып барылачак.
Юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак. Кагыйдә бозу очраклары турында мәгълүмат укучылар белем алган мәгариф оешмаларына җибәреләчәк, анда алар белән өстәмә профилактик әңгәмәләр үткәрү күздә тотыла.
Көннәрнең кыскаруы, начар һава шартлары юлларда куркынычны бермә-бер көчәйтә. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә тизлекне һәм юл шартларын исәпкә алырга, җәяүлеләргә исә юлны чыкканда игътибарлы булырга киңәш итәбез. Балаларның киемнәрендә һәм сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу да мөһим. Алар караңгыда җәяүлеләрне машина йөртүчеләргә вакытында күрергә ярдәм итә,
– ди Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев.
Юл иминлеге һәркемнең җаваплылыгына бәйле. Каникуллар балалар өчен шатлыклы һәм хәвеф-хәтәрсез узсын!
Нет комментариев