Гаилә – ул кешенең беренче мәктәбе, иң ышанычлы сыену урыны һәм тормыш агачының тамыры
Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, кайгыртырга, бер беребезне аңларга өйрәнәбез. Гаилә – бу бары тик туганнар гына түгел, ә күңел җылысы, тынычлык.
Минем гаиләм зур: әтием, әнием, ике сеңелем бар. Мин үзем кечкенәдән әби-бабай белән үстем. Аларның йорты һәрвакыт минем өчен иң кадерле урын булды. иртәнге чәй өстәле тирәсендә тыныч сөйләшүләр, әбиемнең колагына кирегә төшеп киткән киңәшләре, бабайның сабыр сүзләре – барысы да хәзер дә күңелемдә саклана.
Гаиләне саклау – зур хезмәт. Ул көн саен тырышуны, игътибарны, сабырлыкны таләп итә.
Әби-бабайлы булып үсу – зур бәхет. Алар миңа гаиләнең кыйммәтен, аның тынычлыгын, аның җылысын күрсәттеләр. Хәзер мин үзем дә шушы җылылыкны сакларга тырышам.
Нет комментариев