Хәтер һәм гаделлек көне
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтер һәм гаделлек көне

Азнакайда репрессиягә дучар ителгәннәрне искә алу митингы узды

30 октябрь –  Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына кулларына канәфер чәчкәләре тоткан яшьләр, өлкәннәр һәм әлбәттә репрессия җилләре кагылганнар, аларның якыннары җыелган иде. Митингны Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев ачып җибәрде.

Бу дата безне ил тарихының иң фаҗигале битләренә игътибарны юнәлтә. Бүген без гаепсезгә гаепләнүчеләрне искә алабыз. Безнең районыбыздан гына да 600 дән артык гаилә репрессиягә дучар булган. Әле репрессия корбаннарының балалары, оныклары, якыннарын да алсак, күпме райондашыбызның гаепсезгә рәнҗетелүен күрербез. Бу – тарих. Мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен без барыбыз да үз тарихыбызны белергә, хөрмәт белән искә алырга тиешбез. Хәтер – яңа буыннар өчен иң яхшы дәрес ул. Якташларыбыз авырлыкларны лаеклы күтәрә алдылар, башларын имәделәр. Зур рәхмәт аларга, 

–  диде ул.

Әминә Кәшфетдин кызы Нуретдинова күз яшьләрен көчкә тыеп ике генә җөмлә әйтә алды. Шунда да бу гаиләнең бар кичергәне, ачы күз яшләре яшеренгән иде:

Барысын да үз башыбыздан кичердек, күрмәгәннәр калмады. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үсү генә җитмәгән, кимсетелдек тә,

–  диде ул.
Митингта катнашучылар репрессия корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар хөрмәтенә куелган һәйкәл алдын канәфер чәчәкләре бизәде. Бу безнең уртак хәтеребез һәм уртак бурычыбыз.


Нет комментариев