Газета укучыларыбызны иң актив абунәчеләребез белән таныштыруны дәвам итәбез.
Фотода – инглиз теле укытучысы, педагогик династия дәвамчысы Ләйсән Абдуллина.
Инде икенче ел Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбендә китапханәче булып эшлим. Китап, газета-журналлар безнең өчен һәрчак дөрес, исбатланган мәгълүмат чыганагы булып торалар. Директорыбыз Регина Ринатовна җитәкчелегендә бөтен коллектив белән "Маяк"ка язылабыз. Газетага алга таба да уңышлар юлдаш булсын, ул үз укучыларына һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә алып килсен,
– ди Ләйсән Марсель кызы.
Шулай ук редакциябезнең дусты Әнүзә Кәримовага да файдалы бүләк тапшырганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләсе бүләк уйнатуда катнашыр өчен "Маяк"ка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрү җитә.
Газеталарны редакциядән үзегез алып киткән очракта язылу бәясе бары тик 750 сум тәшкил итә. Күпләп язылган оешмаларга үзебезнең машина белән китереп бирү мөмкинлеге дә бар, кимендә 15 данә яздыртканда бәясе — 810 сум.
Нет комментариев