Азнакайда өлкәннәр арасында турнир узды
СПОРТ

Азнакайда өлкәннәр арасында турнир узды

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр арасында шахмат һәм шашка буенча турнир уздырылды.

Әлеге чараны хезмәт буенча инструктор З. В. Платонова оештырды.

Уенчылар гадел һәм кызыклы көрәш алып барган. Һәр партиядә алар үзләренең логикасын, стратегияне төзү сәләтен күрсәткәннәр.

Турнир күтәренке кәефтә узган, барысына да уңай тойгылар бүләк иткән.

Чыганак : Азнакай район Советы матбугат хезмәте

 

 


Нет комментариев