24-28 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә «Блогеры. Благоустройство» Бөтенроссия бәйгесе узды.
Анда «Мәктәп биолабораторияләре» проектында катнашучылар үз эшләрен уңышлы тәкъдим итеп, «Идеяләр гамәлдә» номинациясендә призлы урыннар яулады.
Бәйгедә Азнакай районыннан ике укучы — Мәлбагыш мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ләйсән Кадыйрова һәм Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе укучысы Игорь Семашко катнашты.
Укучыларны әлеге казанышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа идеяләр, кызыклы проектлар һәм уңышлар юлдаш булсын!
Нет комментариев