Азнакайлылар, грипптан саклану өчен нинди дарулар эчәргә?
Авырлы хатын-кызларга грипптан саклану өчен табиблар иң куркынычсыз чаралар тәкъдим итә. «Интерферон» кушылган препаратлар, әйтик, «Виферон» мазен, шәмнәрен кулланырга була. Шулай ук оксолин мазе дә яхшы. Халык телендә гриппны кисәтүнең сыналган чарасы булып саналган, гриппның А төреннән саклый торган «Ремантадин» турында авырлы хатын-кызларга онытырга туры киләчәк. Әлеге даруларны натураль витаминнарга...
Авырлы хатын-кызларга грипптан саклану өчен табиблар иң куркынычсыз чаралар тәкъдим итә. «Интерферон» кушылган препаратлар, әйтик, «Виферон» мазен, шәмнәрен кулланырга була. Шулай ук оксолин мазе дә яхшы. Халык телендә гриппны кисәтүнең сыналган чарасы булып саналган, гриппның А төреннән саклый торган «Ремантадин» турында авырлы хатын-кызларга онытырга туры киләчәк. Әлеге даруларны натураль витаминнарга алыштырсаң яхшы, соклар, яшелчә, җиләк-җимеш ашау файдалы. Авырлы чакта җәмәгать транспортында, кеше күп булган урыннарда еш йөрергә туры килсә, гриппка каршы прививка ясатсагыз ышанычлырак. Исегездә тотыгыз, прививканы йөклелек чорының башында түгел, ә 14нче атнадан соң ясату киңәш ителә. Вакцинадан соң вируска каршы иммунитет барлыкка килсен өчен 2-4 атна вакыт узарга тиеш. Кыскасы, вакцина турында гриппның таралган чагында түгел, иртәрәк уйлагыз. Авырлы хатын-кызларга сәламәтлек өчен куркынычсыз «Инфлювак», «Ваксигрип», «Бегривак» кебек чит ил вакциналарын, шулай ук үзебездә җитештерелә торган «Гриппол» вакцинасын алырга була. Әгәр дә күкәй агына аллергиягез бар икән, прививкалардан тыелып торырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев