Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга олуг язучылар килде - ФОТО һәм ВИДЕО

Башкала язучылары Азнакайда һәрчак көтеп алынган мәртәбәле кунак.

Бүген район үзәк китапханәсендә күренекле әдипләр Марсель Галиев, Әхәт Гаффар һәм яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире Рифат Сәлах белән җылы һәм тәэсирлы очрашу узды.

Туган тел, китап язмышы турында тирән эчтәлекле сөйләшү шигырьләр, җырлар, Азнакай халык театры артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Бу очрашуда ТАССР һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы да, Театр һәм Чатыр тау еллары тематикасы да күтәрелеп, язучылар белән китап сөючеләр арасында бик кызыклы һәм файдалы әңгәмә барлыкка килде.

– Марсель Галиев Чатыр тауны татар әдәбиятының мәккәсенә әверелдерде. Анда кемнәр генә кунак булмады! Татарстан китап нәшрияты да бөтен язучыларның Чатыр тавы, – диде Әхәт Гаффар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев