Азнакайда яңа урам барлыкка килде
Әбиләр чуагы хакимлек иткән матур, кояшлы көнгә туры килде шәһәребезнең яңа микрорайонындагы урамга Рафаил Софин исемен биреп, истәлек тактасы ачу тантанасы. Күрәсең, якты, лаеклы тормыш үткән шәхес истәлеген табигать тә әнә шулай үзенчә ассызыкларга ашыкты. Өлкән яшьтәгеләр Азнакай халык судының беренче рәисе Рафаил Софинны яхшы хәтерлиләрдер. Аның районыбызда кадерле истәлекләре,...
Әбиләр чуагы хакимлек иткән матур, кояшлы көнгә туры килде шәһәребезнең яңа микрорайонындагы урамга Рафаил Софин исемен биреп, истәлек тактасы ачу тантанасы. Күрәсең, якты, лаеклы тормыш үткән шәхес истәлеген табигать тә әнә шулай үзенчә ассызыкларга ашыкты.
Өлкән яшьтәгеләр Азнакай халык судының беренче рәисе Рафаил Софинны яхшы хәтерлиләрдер. Аның районыбызда кадерле истәлекләре, хокук саклау өлкәсендә җуелмас үз эзе калган.
Мөслим районы егете 1943 елда 17 яшендә Житомир хәрби училищесына җибәрелә. Шул ук елның җәендә 129 нчы Орлов дивизиясенең 518 нче укчы полкы составында взвод командиры ярдәмчесе дәрәҗәсендә Орел, Белгород шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Зур осталык, батырлык үрнәге күрсәткән 18 яшьлек сержант Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңрак взвод командиры итеп билгеләнгән Софин азат итүдә катнашкан шәһәрләр һәм хәрби бүләкләре исемлеген шактый дәвам итеп булыр иде. 1950 елда тыныч тормышка кайткач, башта спорт комитетын җитәкли, аннары партия юлламасы белән Казан юридик мәктәбендә белем ала. 1954 елда Азнакайга халык суды судьясы итеп җибәрелә һәм соңрак аның рәисе итеп билгеләнә. 32 ел шушы вазифаны башкару дәверендә нинди генә вакыйгалар кичерелмәгән. 1973 елда республикада беренче типовой суд бинасын да ул төзетә. Принципиаль, гадел кеше буларак, кул астындагылардан да шуны таләп итә, соңыннан республиканың төрле почмакларына таралган шәкертләреннән үзләренә алмаш әзерли. Азнакайлылар күңелендә дә ул әнә шул сыйфатлары белән тирән уелып калган.
Шәйхетдинов микрорайонындагы урамга исемен бирү тантанасына Татарстанның Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев, Югары Суд судьясы Мансур Камалов, республиканың отставкадагы судья-ветераннар оешмасы җитәкчесе Мөхәммәди Газетдинов, үзебезнең җирлектәге һәм күрше-тирә районнарның суд, хокук сагы хезмәткәрләре килде. Аларны биредә шәһәрдәшләребез, күршедәге 1нче мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы каршылады.
Азнакай халык судының беренче җитәкчесе, Ватан сугышы ветераны, легендар шәхес Рафаил Софинга урам башына куелган истәлек тактасын ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Татарстанның Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев, Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов аның яшь буынга олы үрнәк булган тормыш һәм хезмәт юлы, сугышчан эзләре турында сөйләделәр.
-Үзеннән якты эз калдырган мөхтәрәм коллегабыз истәлеген мәңгеләштереп, аның хөрмәтенә шәһәребезнең бер урамын атау турында коллективның фикерен районыбыз җитәкчеләре хуплап алды һәм менә бүген иң матур урамнарның берсенә Рафаил Софин исеме бирелде, без моның белән бик горурланабыз һәм чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов.
Максим Владимирович судья истәлегенә мондый тантананың республика районнарында тәүге тапкыр узуын ассызыклап, азнакайлыларның тарихка, шәхесләренә булган кадер-хөрмәтен үрнәк итеп куйды.
Рафаил Ефимович белән бергә эшләгән, аны яхшы белгән Югары суд судьясы Мансур Камалов, республиканың отставкадагы судья-ветераннар оешмасы җитәкчесе Мөхәммәди Газетдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов шул чор истәлекләрен яңарттылар. Рафаил Софинның кызы Венераның бүгенге дулкынлануын аңларга була иде. Аның әтисенә булган кадер-хөрмәт өчен белдергән рәхмәт сүзләре яшь аралаш яңгырады.
Әйе, үткәнне белмәгәннең - киләчәге юк, Азнакай шәһәр суды бу үткәнне һәрдаим барлап тора. 2005 елның 7 маенда Азнакай шәһәр суды бинасына Рафаил Софин истәлегенә мемориаль такта куелган иде. 2014 елда аның исемендәге затлы, заманча музей да ишекләрен ачты. Суд бинасына аяк баскан һәркемне үзенә җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык тарих көзгесе булып тора ул.
Шәһәребезнең яңа бу урамы да әллә каян җәлеп итә. Аның бер ягында - торак йортлар, алар каршында - 1нче мәктәп, балалар бакчасы. Тротуарлар эшләнеп килә, яңа төзелешләр дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов теләгәнчә, нигездә яшь гаиләләр яшәгән бу урамда Рафаил Софин кебек легендар шәхесләребезгә лаеклы алмаш үссен.
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев