Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Торак” акциясе дәвам итә

Торак йортларда янгыннарны булдырмау, аларны алдан кисәтү максатында 12 нче янгын сүндерү часте һәм район буенча янгын күзәтчелеге бүлеге  хезмәткәрләре яз айларында “Торак” операциясе буенча тикшерүләрне тагын да көчәйтәләр.

Рейдлар барышында алар йортларда яшәүчеләр белән очрашып-сөйләшәләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерәләр.  

Гадәттә шәхси секторда янгыннар мич кызу, ярылу, мич якканда тиз янып китүчән сыеклыклар куллану, мичтән утлы күмер төшү нәтиҗәсендә килеп туа.  

– Көнкүреш электр приборларын, газ плитәләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында да һәрчак искәртәбез. Янгыннар белән бәйле оператив хәлләр, янгыннарны сүндерү кагыйдәләре һәм ысуллары, янгын туган очракта нишләргә кирәклеге турында аңлату да артык булмый, – ди 12 нче янгын сүндер-коткару часте инженеры Альбина Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев