Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сайлау нәтиҗәләре

18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлауларда Азнакай муниципаль районы буенча сайлаучыларның уртача 88,93 проценты тавыш бирүдә катнашкан (шәһәр буенча - 84,55%, авыл җирлекләре һәм Актүбә бистәсе буенча - 94,27%). 30 нчы бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча иң күп тавышны Ринат Хәйров җыйган (88,75%). Александр Агафоновка...

18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлауларда Азнакай муниципаль районы буенча сайлаучыларның уртача 88,93 проценты тавыш бирүдә катнашкан (шәһәр буенча - 84,55%, авыл җирлекләре һәм Актүбә бистәсе буенча - 94,27%).

30 нчы бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча иң күп тавышны Ринат Хәйров җыйган (88,75%). Александр Агафоновка сайлаучыларның 4,64% ы ышаныч белдергән. Калган кандидатлар 2 проценттан түбәнрәк тавыш алганнар.

Партияләр исемлеге буенча "Бердәм Россия" сәяси партиясе өчен азнакайлыларның 90,76%ы тавыш биргән. "Россия Федерациясе коммунистлар партиясе" - 5,13%, ЛДПР 1,17% тавыш җыйган. Калган партияләр 1 процентлы чикне дә уза алмаганнар.

Баланлы Бүләк, Балтач, Ирекле, Мәсгут, Мәлбагыш авыллары сайлаучылары тавыш бирүдә 100 процент катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сайлау нәтиҗәләре