Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда парклар һәм скверлар фестивале уздырыла

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Ишкәев исемендәге ял паркы, Тарсус, Яшьләр, Җиңү парклары күптән халыкның яраткан ял урынына әйләнде. Районның...

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Ишкәев исемендәге ял паркы, Тарсус, Яшьләр, Җиңү парклары күптән халыкның яраткан ял урынына әйләнде. Районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең" 60 еллык юбилейлары уңаеннан төзелгән Гаилә паркын да олысы-кечесе үз итте.

17-18 сентябрьдә республикада "Парклар һәм скверлар" фестивале уздырыла. Әлеге масштаблы чарадан Азнакай да читтә калмаячак, әлбәттә. 17се көнне 9.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында һәм Гаилә паркында бәйрәм концерты, яшьләр һәм балалар өчен спорт һәм күңел ачу чаралары оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда парклар һәм скверлар фестивале уздырыла