Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – “калайчы” көне

Бүген иртән уянгач тәрәзәгә кемнең генә күзе төшмәде икән?! Бар җиһанны кар белән каплап, табигать -Анабыз азнакайлыларны янә бер (әле генә давыллап туктаган иде) сынарга уйлады, ахрысы. Юлның тайгаклыгы, юеш кар әле мондый хәлләргә әзер түгел машина хуҗаларын чынлап торып сынады. Иртәнге сәгатьләрдә үк сынатучылар да күренә башлады. Шәһәребез урамнарында...

Бүген иртән уянгач тәрәзәгә кемнең генә күзе төшмәде икән?! Бар җиһанны кар белән каплап, табигать -Анабыз азнакайлыларны янә бер (әле генә давыллап туктаган иде) сынарга уйлады, ахрысы. Юлның тайгаклыгы, юеш кар әле мондый хәлләргә әзер түгел машина хуҗаларын чынлап торып сынады. Иртәнге сәгатьләрдә үк сынатучылар да күренә башлады. Шәһәребез урамнарында автомашиналарның бәрелешү очраклары инде күзәтелә. Юл хәрәкәте иминлегендә торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында бик сак булырга киңәш итә. Кышкы тәгәрмәчләрен куярга өлгермәүчеләргә моны сузмаска кирәк. Юлда җәяүлеләрнең игътибарлы булуы - үзләрен дә, машина хуҗаларын да төрле күңелсез хәлләрдән саклар. Бары тик, светофор, "зебра" аша, рөхсәт ителгән урыннардан чыкканда гына хәвеф-хәтәрләргә юл куелмас, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда – “калайчы” көне