Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда фронтовик Гайнулла Әюповны 101 яше белән котладылар

Гайнулла Әюпов – бүгенге көндә арабызда булган дистәгә якын Ватан сугышы ветераннарының берсе.

Бүген аны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Роза Галеева, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, ПАТП ның элеккеге директоры Владимир Кротов һәм предприятиенең бүгенге җитәкчесе Рамиль Шәйхелисламов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина, 7нче ТОС җитәкчесе Әлфия Хисаметдинова килделәр. Ветеран янына гаиләләре белән оныклары, кода-кодагыйлары да җыелган иде.

–Сез безнең җирлекнең иң хөрмәтле – Берлингача барып җитеп илгә Җиңү яулаган Ватан сугышы ветераннарыбызның берсе. Без Сезнең батырлык алдында, сугыштан соң кайтып илнең, республиканың, районның  үсүенә, чәчәк атуына куйган фидакарь хезмәтегез алдында рәхмәт сүзләребезне әйтеп баш иябез, – диде юбилярны барлык азнакайлылар исеменнән котлап район башлыгы урынбасары Роза Алмас кызы. –Сез олы җанлы, әле дә җор телле, күтәренке күңелле, соклангыч хәтерле. Никадәр катлаулы, авыр, сынаулы тормыш юлы үтеп тә әнә шундый күркәм сыйфатларны саклап кала алгансыз, яшь буынга олы үрнәк булып яшисез.

 Гайнулла Гаффаз улы районыбызның иң өлкән кешеләреннән берсе дә. Фронт юлын машинасында корал ташып үткәргән, тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугры калган ПАТП ның ветеран- шоферы бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, якыннарының кадер-хөрмәтендә гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев