Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әфган сугышы батырларын данладылар

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан республикасыннан чыгаруга 33 ел булды.  

Бүген азнакайлылар Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге  “Кара лалә” һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды.

 Митингны алып баручылар аны күңел төпкелләрен тибрәткән шигъри юллар, сугыш  афәтенең аянычлы нәтиҗәләре хакында мәгълүматлар белән башлап җибәрделәр. Бу сугышта районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52 се хөкүмәтнең югары бүләкләренә-орден-медальләргә лаек булдылар. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар саны да 300дән артып китә.

  –Без бүген интернациональ бурычларын үтәп һәлак булган батыр егетләребез хакында истәлекләрне яңартабыз, әти-әниләр алдында хөрмәт белән баш иябез, хәрби хезмәтләрен үтәп кайтканнан соң районның икътисади-иҗтимагый үсешендә үз өлешләрен керткән ир-егетләребез белән горурлану хисләрен белдереп, аларга изге теләкләребезне җиткерәбез, – диде чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Башка бер генә буынга да мондый сугышларны, ачы югалтуларны күрергә язмасын!

Аннан соң  сүз алган районыбыз кунагы – ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, әфган сугышы ветераны Ринат Җиһаншин, батыр егетләребез үрнәгендә үсеп килүче яшь буын- мәктәп укучылары әфган сугышы китергән корбаннар, аянычлы язмышлар, тыныч тормыш өчен көрәшкән ир-егетләребезнең батырлыгын бәян иттеләр, ил-көннәргә иминлек теләделәр.  

 Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әфган һәм чечен сугышларында зур батырлыклар күрсәткән азнакайлыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды.

 Тантана район-шәһәр Мәдәният йортында концерт белән дәвам итте. Чиләбедән килгән иҗат төркеменең солдат җырлары күңелләрдә патриотик хисләрне яңартып, алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев