Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Ел эшмәкәре-2017" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Азнакайда матур традициягә әверелгән һәм ел саен уза торган "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды. Бирегә шулай ук Баулы, Мөслим, Әлмәт, Актаныш районнары эшмәкәрләре дә килгән иде. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров сәламләде. Мәртәбәле кунаклардан ТР эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, "Эшмәкәрлек фабрикасы" исемле республика...

Азнакайда матур традициягә әверелгән һәм ел саен уза торган "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды.

Бирегә шулай ук Баулы, Мөслим, Әлмәт, Актаныш районнары эшмәкәрләре дә килгән иде. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров сәламләде.

Мәртәбәле кунаклардан ТР эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, "Эшмәкәрлек фабрикасы" исемле республика программасы җитәкчесе Ирина Макарова, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, Азнакай мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева, Баулы районы Сәүдә-сәнәгать палатасы департаменты җитәкчесе Зөлфия Латыйпова да бар иде.

"2017 елның иң яхшы эшмәкәре" исеменә "Фривей" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Шәйхлисламов лаек булды.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

  • Фелура Нурисламова - "Бизнес-леди",
  • чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче Искәндәр Нуридинов - "Яшь эшмәкәр",
  • "2017 елның иң яхшы шәхси хуҗалык җитәкчесе" - Туйкәдән Мозаһит Маннанов.


Энҗе Галәветдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда