Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чираттагы көзге ярминкә узды

Борынгы бабаларыбыз әйткән сүзләр бу. Яки көзен син дә бай, мин дә бай. Көз - муллык чоры. Игеннәребез җыеп алынган, бәрәңгеләр казылган, яшелчә, җиләк-җимеш уранаштырылган. Ә җае булмаган шәһәрлеләрне җирле җитештерүчеләр, авыл халкы "сыйлый". Рәхим итеп, ярминкәләргә генә кил! Бу көннәрдә бөтен республика буенча ярминкәләр гөрли, анда арзан бәядән барсын...

Борынгы бабаларыбыз әйткән сүзләр бу. Яки көзен син дә бай, мин дә бай. Көз - муллык чоры. Игеннәребез җыеп алынган, бәрәңгеләр казылган, яшелчә, җиләк-җимеш уранаштырылган. Ә җае булмаган шәһәрлеләрне җирле җитештерүчеләр, авыл халкы "сыйлый". Рәхим итеп, ярминкәләргә генә кил! Бу көннәрдә бөтен республика буенча ярминкәләр гөрли, анда арзан бәядән барсын да сатып алырга була һәм алар декабрь азакларына кадәр дәвам итәчәк әле.

Җәй көне бераз тынып торган ярминкәләр Азнакаебызда да тулы куәтенә эшли башлады. Аның чираттагысы шәһәребезнең "Шифа" сәүдә үзәге алды мәйданында гөрләде. Анда районыбызның авыл хуҗалыклары, шәхси җитештерүчеләр арзан бәядән терлек, кош-корт ите, бәрәңге, суган, помидор, алма кебек яшелчә-җиләк-җимеш саттылар. Хаклар чыннан да арзан. Андый бәяләрне сәүдә үзәкләрендә табуы авыр.

-Мондый ярминкәләр булып торсын инде ул. Бик тә уңайлы. Бәрәңге, суганын да капчыклап алыр идем, урыным гына юк. Безнең кебек "аз ашаучы" пенсионерларга кечерәк капчыклар, төргәкләр белән дә алып килсәләр тагы да яхшырак булыр иде, - дип рәхмәте белән бергә үз гозерен дә җиткерергә ашыкты Рәсимә әби.

Ярминкә бит ул сәүдә урыны гына түгел, элек-электән танышлар белән очрашу, аралашу, күңел ачу өчен дә җирлек булган. Чараның бу ягын да онытмаганнар оештыручылар. Әнә гәпләшеп бер чәй эчеп алыйм дисәң, "Соц. Хезмәт Герое Ф. Кәримов" хуҗалыгы уңганнары чыҗылдатып коймагын пешереп, чәен кайнатып тора.

Ярминкәдә иң активлары - умартачылар, бал җитештерүчеләрдер. Моны аңларга да була, чөнки быел бал бик күп булган һәм сыйфатлы да икән. Ярминкәнең башы гына булуга да карамастан, умартачы Фәрәгать ага өч банка балын сатып җибәргән инде. Гаяз Исмәгыйлов товарлары янында да халык җыелган. Ул балдан кала, үзе ясаган төрле төнәтмәләр, балавыз кебек әйберләрне дә алып чыккан.

Ярминкә сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә бик файдалы һәм уңай. Уңайлы шартлар, игътибар һәм ихтирам җирле җитештерүчеләр, шул исәптән пенсионерларны да кузгатты. Алар бик теләп үз продукцияләрен тәкъдим итәләр.

-Ничек өйдә тик кенә утырасың инде. Менә чәчәк, җиләк үсентеләре, куаклар алып килдем. Яраткан шөгылем белән кешеләрне дә сөендерәм, пенсионер өчен акчасы да кирәк. Балыкка йөрергә дә вакыт табам әле мин, - ди чәчәкләр үстерүче Фәнзилә Раянова.

Сарлы авылыннан Рәзилә Шәйхелисламова да шул ук фикерне хуплады:

-Мин ярминкәгә бик теләп чыгам, - ди ул. - Файдалы эш белән шөгыльләнүемә: райондашларыма үземнең кадерләп үстергән, чиста тавыкларымны тәкъдим итүемә куанам. Ни дисәң дә, кайда ничек үстерелгәне билгесез зәңгәрләнгән тавыклар түгел бит инде бу. Сатып алучылар алдында йөзем ак. Ил-көннәребез имин, табыннарыбыз түгәрәк булып, сөенеп ашарга гына язсын!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда чираттагы көзге ярминкә узды