Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әбиләр чуагы үтте

Әйе, матур бәйрәмнәр, күренекле милли йолаларыбыз белән хаклы горурлана алабыз. Бүген дә менә көзге яңгыр сибәләп торуга карамастан, өлкәннәребез ел да шушы вакытта үткәрелеп килүче Әбиләр чуагына җыелды. Көн кояшлы булса, бәйрәм шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында үтәсе иде, әмма яңгыр гына күтәренке кәефләрне җимерә алмады, бәйрәм Мәдәният йортына күчерелде....

Әйе, матур бәйрәмнәр, күренекле милли йолаларыбыз белән хаклы горурлана алабыз. Бүген дә менә көзге яңгыр сибәләп торуга карамастан, өлкәннәребез ел да шушы вакытта үткәрелеп килүче Әбиләр чуагына җыелды. Көн кояшлы булса, бәйрәм шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында үтәсе иде, әмма яңгыр гына күтәренке кәефләрне җимерә алмады, бәйрәм Мәдәният йортына күчерелде.

Ветераннарыбыз белән көзге күңел ачуга башкаладан, күрше-тирә районнардан да кунаклар килде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республиканың ветераннар оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков, Әлмәт, Сарман, Лениногорск, Баулы, Мөслим, Бөгелмә, Ютазы районнарыннан килгән ветераннар советлары рәисләре бәйрәм белән котлап, өлкәннәребезгә изге теләкләрен ирештерделәр. Җыр-моң белән барган бәйрәм һәркайсының күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп ял иттерде.

Әбиләр чуагына районның һәр авыл биләмәсе, ветераннар советлары белән берлектә көзге муллыктан әзерләнгән һәм кулэшләре күргәзмәләре, табын сый-нигъмәтләре алып килгән. Аларны күреп күзләр туймады, милли ашларыбыз тәме әле бик озак авыз суларын китереп, искә төшеп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Әбиләр чуагы үтте