Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда атналык киңәшмә узды. Азнакайлыларны сайлау нәтиҗәләре белән таныштырдылар

Өлкән буын безнең игътибарга мохтаҗ Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән таныштырудан башлады. - Сайлаулардагы югары күрсәткеч - соңгы елларда җирлегебездә башкарган эшләрнең бер нәтиҗәсе булып тора. Зур активлык күрсәткән райондашлрның барсына...

Өлкән буын безнең игътибарга мохтаҗ

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән таныштырудан башлады.

- Сайлаулардагы югары күрсәткеч - соңгы елларда җирлегебездә башкарган эшләрнең бер нәтиҗәсе булып тора. Зур активлык күрсәткән райондашлрның барсына да рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Алга без тагын да зуррак план-бурыч­лар куябыз. Аларны үтәп чыгуда исә һәркайсыбыздан зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Азна­кай муниципаль районы киләчәктә дә үзенең позицияләрен ныгытып кына калмыйча, җөмһүриятебездә лидер булып калсын өчен, без бар­лык көчебезне куярга тиешбез. Иң мөһиме илебездә иминлек, тормышыбызда муллык, бәрәкәтлек хакимлек итсен, - диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Ел саен өлкәннәр көне җирлегебездә олылап, айлык итеп билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Айлык барышында хәйрия акцияләре, бәйрәм чаралары, төрле очрашулар уздыру да күздә тотыла.

Марсель Шәйдуллин өлкәннәрнең һәрчак игътибар һәм ихтирам түрендә булырга тиешлеген ассызыклап, хөрмәт күрсәтү айлык белән генә чикләнергә тиеш түгел, дип белдерде.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында дүрт хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде.

Соңгы вакытта күрше-тирә районнарда эре мөгезле терек урлау фактлары ешайды. Җирлегебездә мондый очраклар булмасын өчен Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү предприятиеләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәләгә салкын карамауны сорады.

Азнакайда бүген утыздан артык максатчан программа тормышка ашырыла. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезндә агымдагы елда 28 йортта ремонт эшләре барган булса, 2015 елда аларның саны тагын 30га артачак.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә юлларны төзекләндерү, җылыту сезоны барышы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны кайтару кебек мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда атналык киңәшмә узды. Азнакайлыларны сайлау нәтиҗәләре белән таныштырдылар