Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелде

Кичә республика мөселманнары олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдылар. Азнакай шәһәренең үзәк Ак мәчетендә узган бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән барлык мөселманнарны изге бәйрәм...

Кичә республика мөселманнары олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдылар.

Азнакай шәһәренең үзәк Ак мәчетендә узган бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрикләде.

- Азнакаебыз елдан ел үсә, төзекләнә. Барлык өлкәләрдә дә шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә, - дип билгеләп үтте ул һәм районыбыз мөселманнарының җәмгыять тотрыклылыгына, төзеклегенә, башка дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр саклавына керткән зур өлешен ассыклыады.

Районыбыз имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Тәлибуллин Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның котлау хатын укыды, бәйрәм хөтбәсендә гаетнең тарихы, корбан итен бүлү һәм тарату тәртибе белән таныштырды.

Гает намазыннан соң мөселманнар Аллаһны зурлап, тәкъбир әйтте, Коръән аятләре укыды, илебезнең, һәр гаиләнең тынычлыгын, бәрәкәтен сорап, дога кылды. Ак мәчет каршында урнашкан махсус җиһазландырылган мәйданда халыкка корбан чалуда ярдәм күрсәтелде. Биредә 120 сарык чалынды.

Бу көнне «Чатыр тау Арена» спорт комплексында районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме буенча ел саен оештырыла торган 800 кешелек хәйрия ашы уткәрелде. Мәҗлескә шулай ук Азнакай нефтьчеләре, 60 предприятие-оешма үз өлешен керткән. Биредә 120 волонтер хезмәт куйган. Хәйрия ашына мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы абый-апалар, авыл имамнары һәм аларның шәкертләре, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелган иде. Корбан мәҗлесе үткәрү өчен ике сыер чалынган. Сәламәтлеге аркасында мәҗлескә килә алмаган райондашларыбызга бүләкләр өйләргә йөреп тапшырылды.

Икенче бәйрәм иртәсе Ак мәчеттә балалар бәйрәме белән башланып китте. Кичен "Иман" яшь мөслимәләр үзәге инвалидлар һәм картлар интернат-йортында гает кичәсе уздырды.

- Корбан гаетенең максаты кешеләрнең күңелендә шатлык-сөенеч хисләре уятуга гына кайтып калмыйча, халыкта, бигрәк тә яшь буын вәкилләрендә мөхтаҗларга мәрхәмәтлек, әти-әнигә, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирам-хөрмәт хисе тәрбияләүне дә күз уңында тота, - дип билгеләп үтте мөхтәсибәтнең матбугат җитәкчесе Алсу Фролова. Әлеге чаралар ел саен үткәрелә торган булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелде