Азнакайда 12 кеше мошенниклар кулыннан каза күргән
Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр, пенсия фонды вәкиле сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын...
Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр, пенсия фонды вәкиле сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә. Кызганычка каршы, агымдагы елда 12 азнакайлы кырыгалдарлар кулыннан каза күргән. Болар миңа кагылмый дип игътибарыгызны киметмәгез, сак булу - мошенникларга эләкми калуның төп коралы. Шикле очракларга юлыкканда исә кичекмәстән, "02" яки 7-30-87 телефон номерлары буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев