Азнакай укытучылары ГТО нормаларын тапшыра
Азнакай мәктәпләренең физкультура һәм башлангыч сыйныфларның физкультура дәресләрен дә алып баручы укытучылары 7 нче мәктәп базасында ГТО нормаларын тапшырдылар. - Бүген 5 төрдә нормаларны үтиләр. Киләсе елдан барлык укытучыларга да ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк, - ди баш судья, физкультура укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Фаварис Ильясов. Физкультурачылар өчен бу...
Азнакай мәктәпләренең физкультура һәм башлангыч сыйныфларның физкультура дәресләрен дә алып баручы укытучылары 7 нче мәктәп базасында ГТО нормаларын тапшырдылар.
- Бүген 5 төрдә нормаларны үтиләр. Киләсе елдан барлык укытучыларга да ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк, - ди баш судья, физкультура укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Фаварис Ильясов.
Физкультурачылар өчен бу күнегүләр әллә ни кыенлык тудырмый. Алар биремнәрне җитез башкардылар.
- Узган ел да тапшырган идек. Җиңел атлетика буенча беренче разрядым бар. Училищеда укыганда җыелма команда составында идем. ГТО - үзеңне формада тоту өчен бик кирәк, - ди 6 нчы урта мәктәпнең 2 нче сыйныф җитәкчесе Флера Идрисова.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев