Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары мәктәп ашханәсендә нәрсә белән туклана

Иртән ашык-пошык коры-сары белән бер чынаяк чәй эчеп, мәктәпкә йөгергән балаң өчен, тамагы ачтыр инде дип, көнозын эчең пошып йөри. Әллә ашый анда, әллә юк. Һәркем дә бит ашханә ризыгын яратып бетерми. Әмма Азнакай әниләренең күңелен тынычландырырга ашыгабыз: муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу дүшәмбедә шәхсән үзе укучыларның туклануы белән...

Иртән ашык-пошык коры-сары белән бер чынаяк чәй эчеп, мәктәпкә йөгергән балаң өчен, тамагы ачтыр инде дип, көнозын эчең пошып йөри. Әллә ашый анда, әллә юк. Һәркем дә бит ашханә ризыгын яратып бетерми. Әмма Азнакай әниләренең күңелен тынычландырырга ашыгабыз: муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу дүшәмбедә шәхсән үзе укучыларның туклануы белән кызыксынды.

- Бу мәсьәлә җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә дә күтәрелде. Шәһәребезнең 2 нче һәм 7 нче урта мәктәпләрендә булып, балалар белән дә сөйләштек, үзебез дә ашап карадык, бик тәмле әзерлиләр пешекчеләр. Башка мәктәпләргә дә барачакбыз. Әлбәттә, проблемалар бар: ашханәләргә савыт-сава, җиһазлар алырга кирәк. Алар хәл ителер. Балаларны дөрес, тәмле, сыйфатлы итеп ашату контрольдә торырга тиеш, - диде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова белдерүенчә, районда укучыларның 92 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән.

- Барлык кухня хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә. Көн саен ун меңнән артык баланы ашаталар һәм бер генә тапкыр да түгел. Ризыкны сыйфатлы итеп әзерлиләр, - ди ул. - Ата-аналар балаларын дөрес туклануга күнектерсеннәр иде. Чипсылардан баш тартып, өйдә дә файдалы боткаларга, ашларга күчәргә, мәктәптә баланы ашарга күндерергә кирәк.

Районда хакимият ярдәме белән ай саен аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге 700 дән артык укучы бушлай туклана. Төшке аш айга уртача бер укучыга 39 сумга төшә.

- Безнең мәктәптә 554 бала укый. Көнгә ике тапкыр ашатабыз. Беренче сменада - бөтенесе дә, икенче сменанада - озынайтылган көн төркеме һәм факультативларга калган өлкән сыйныфлар ашый. Рационда төрле ашлар, боткалар, салатлар, үзебез пешергән камыр ризыклары. Азык-төлек белән мәктәп туклануы комбинаты тәэмин итә, - ди 7 нче мәктәпнең производство мөдире Фәйрүзә Галимова.

- Иң тәмле ашлар - безнең мәктәптә. Бигрәк тә бәрәңгеле, итле ризыкларны яратабыз. Ә йомшак булочкилар авызда эри, - диләр унберенче сыйныфтан Артур Абдуллин, Лия Зарифуллина, Булат Сәхипҗанов.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай укучылары мәктәп ашханәсендә нәрсә белән туклана

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары мәктәп ашханәсендә нәрсә белән туклана