Азнакай техникумында Айрат Кәримов истәлегенә такта ачылды
Бүген Азнакай политехник техникумында Батырлык ордены кавалеры, Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Кәримовка истәлек тактасы ачылды.
Әлеге тантаналы чарда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, Азнакай хәрби комиссары урынбасары Рушан Йосыпов, солдат әниләре комитеты рәисе Илгизә Сөйләйманова, Әфган сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Айратның якыннары катнашты.
– Ил-көннәребез тыныч булсын, егетләр армиядән исән-сау әйләнеп кайтсыннар, әниләрнең йөзен кайгы яшьләре юмасын иде, – бу сүзләрне һәр чыгыш ясаучы кабатлады.
Политехникум җитәкчелеге истәлек тактасын ясауда ярдәм күрсәткән эшмәкәр Айрат Хафизовка рәхмәтле.
Гөлнара Якупова, Айрат Кәримовның классташы:
– Мәктәптә укыганда ул шаян һәм кешелекле иде.
Сирина Рахманова, производствога укыту мастеры:
– Айрат тәртипле, хезмәт сөючән булып истә калды. Укуны сәбәпсез калдырмады, вакытында йөрде, әти-әниләре дә тәртибе, укуы белән кызыксынып тордылар. Безнең училищеда ул 4 нче разрядлы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, шофер һөнәрләрен алып чыкты.
Рәзинә Кәримова, әнисе:
– Бик тәртипле, акыллы бала булып үсте. Чечняга китүен белгәч, исән кайтырмы икән дип борчылдык. Аңа хәзер 46 яшь булган булыр иде. Бала югалту кайгысын үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр.
Айрат Кәримов 1994 елның 20 декабрендә Чечен Республикасына хезмәт итәргә җибәрелә, 1995 елның 6 гыйнварында һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев