Авыр яралану да Илнур Арслановны сындыра алмаган
Бүген ул Сарлы авылында гөрләтеп үз хуҗалыгын алып бара, киләчәккә планнар кора, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә үзе дә ярдәм кулы суза.
Кеше язмышын кайвакыт бер мизгелдә үзгәрткән сынаулар була. Кичә генә гадәти тормыш белән яшәгән кеше бүген бөтенләй башка чынбарлыкка килеп баса. Билгесезлек, сагыш һәм югалтулар... Шундый вакытта кеше алдында бер генә сорау тора: ничек яшәргә?
Сарлы авылы егете Илнур Арсланов бу сорауга үзенең гамәлләре белән җавап бирә. Махсус хәрби операциядә алган авыр яра, туганнарын югалту ачысы, улы белән булган билгесезлек — боларның һәркайсы кеше йөрәгенә авыр йөк булып ятарлык. Әмма Илнур үзен язмыш сынаулары алдында көчсез дип санамый.
Ул яңадан торып басарга, хезмәт итәргә, балаларына терәк булырга һәм киләчәккә планнар корырга көч таба.
ТУГАН ҖИРГӘ ТУГРЫЛЫК
Илнур Арсланов авыл тормышын, җир хезмәтен кечкенәдән белеп үсә. Алай гына да түгел, аның бар булмышы туган җире белән тыгыз бәйләнгән. Гаиләсе белән алар берничә ел шәһәрдә дә яшәп ала, әмма авыл барыбер үзенекен итә. Аны Сарлы белән бәйләп торган сәбәпләрнең тагын берсе — әбисенең васыяте. — Улым, бу нигезне ташлап китмә! Әбисенең үзен тәрбияләгән оныгына әйтелгән соңгы сүзләре була бу. — Минем бөтен аңлы тормышым авыл, җир һәм хуҗалык белән бәйле. Бу дөньяда яшисең икән, вакытыңны бушка уздырмаска, һәр көннең кадерен белергә кирәк, — ди Илнур Арсланов. Бу сүзләр аның бүгенге яшәү рәвешен дә ачып бирә. Авырлыклардан соң яңадан торып басар өчен Илнур үзенә таныш булган эшкә — җиргә һәм терлекчелеккә таяна.
ВАТАН АЛДЫНДАГЫ БУРЫЧ
Дуслары, икетуган энеләре ил сагына басканда, Илнур да читтә кала алмый: 2024 елның көзендә контракт төзи дә, махсус хәрби операциягә китә. 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасында хезмәт иткән Илнур башта алгы сызыктагы хәрбиләрне кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычларын үти, соңрак, үзе теләп, штурм лау отрядына күчә. Чираттагы хәрби бәрелеш аның тормышын тамырдан үзгәртә. Мина шартлау нәтиҗәсендә уң аягы каты яралана. Күктә арлы-бирле "карга«лар очканда, яраланган кешене тиз арада эвакуацияләү турында сүз дә булмый. Илнур салкын, юеш җирдә берүзе ятып кала. Дүрт көн... Ярдәм көткән вакытта аның минуты да сәгать кебек тоела бит... Сызлану, көчсезлек, билгесезлек... Янында су бирерлек, юатырлык, «барысы да яхшы булыр» дип әйтерлек якыннары да юк. Кайчан ярдәм киләчәген дә, гомумән, килә алачакмы-юкмы икәнен дә белми Илнур. Әмма ул көн килә.
Аннары — эвакуация, госпиталь арты госпиталь һәм... уң аягын ампутацияләү турында авыр карар... Кичә генә йөгереп йөргән кешегә мондый хәбәрне ишетү дә, аннан соңгы тормышка күнегү дә җиңел түгел. Ләкин Илнур бирешми. Ул салкын җирдә дүрт көн ятып, ярдәм көткән һәм исән калган кеше бит! Яңадан йөрергә өйрәнә. Адым саен, уңайсызлыкларны җиңә-җиңә, алга бара.
— Беләсезме, протез аяк белән беренче адымнар уңайсыз кебек тоелса да, аны кидереп карагач, госпиталь коридорын ничә кат әйләнгәнмендер, белмим. Шәфкать туташлары протезны бир дип, арттан йөгереп тә карадылар... Үз аягыңда басып тору, йөрү шатлыгы... Моны сүз белән генә аңлатып булмый, — ди ул.
Аның өчен бу гади генә хәрәкәт түгел, ә мөстәкыйль тормышка кайтуның беренче билгеләре була. Һәр адым яңа көч, яңа ышаныч өсти. Хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыгы өчен Илнур Батырлык ордены һәм гвардия күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
МИН ЯШӘРГӘ ТИЕШ!
«Сугышның шул кадәр авыр сынауларын кичереп, исән калганмын икән, алга таба да яшәргә тиешмен». Авылга кайтып, баш аягы белән эшкә чумган Илнурның тормыш кагыйдәсе бу. Аның өчен тернәкләнүнең иң мөһим юлларының берсе — үзенә таныш булган хезмәткә кайту. Бүген ул хуҗалыгында сарыклар үрчетә, сарай төзү белән мәшгуль.
Тормыш миңа тагын бер мөмкинлек биргән икән, аны файдасыз уздырырга хакым юк,
— ди ул.
Илнурның планнары да конкрет. Киләчәктә ул фермер хуҗалыгы ачарга, сарыклар санын арттырырга, эре мөгезле терлек асрауга керешергә ниятли. Авыл хуҗалыгында үз эшен башлап җибәрергә теләүче махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүне күздә тоткан «Агромотиватор» дәүләт грант программасында катнашырга планлаштыра.
Илнурның иң зур горурлыгы — балалары. Районыбызның көрәш тарихына үз исемнәрен язарга өлгергән өч улы һәм кызы аның өчен тормышының төп мәгънәсе булып тора. Әмма бүген ата йөрәгендә шатлык белән бергә тирән борчу да яши. Быел яз көне әтисенә әйтми генә хәрби контракт төзегән Илмирыннан хәбәр юк. Илнур бу хакта сөйләгәндә, хисләрен сүз белән аңлатуның никадәр авыр булуын яшерми…
БАШКАЛАРГА ДА ТЕРӘК БУЛЫРГА ОМТЫЛА
Илнурның тормышы хуҗалык мәшәкатьләре белән генә чикләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул спорт белән дә шөгыльләнә, җәмәгать эшләрендә катнаша. Армрестлинг һәм волейбол буенча республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулаган. Бөтенроссия «Чиксез мөмкинлекләр» («Безграничные возможности») бәйгесендә катнашуы да аның яңа мөмкинлекләр эзләвен, үзен төрле юнәлешләрдә сынап карарга әзер булуын күрсәтә. Ветеран волонтерлык эшендә дә актив. Махсус хәрби операциядә бергә хезмәт иткән егетләре белән элемтәсен өзми, аларга кирәк-яраклар белән ярдәм итә. Сарык йонын да килеп алып китәләр: аннан хәрбиләр өчен бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр.
«ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ»
Музыка да Илнур өчен әйтергә теләгән фикерләрен җиткерүнең бер ысулына әверелгән. Ул заманча технологияләр кулланып җырлар яза. Илнур өчен иҗат — танылу чарасы түгел. Бу — мөһим сүзләрне әйтү, кешегә рухи терәк булу, аның ялгыз түгеллеген искә төшерү мөмкинлеге. Илнурны белгән кешеләр аның ихтыяр көченә соклана. Үзе исә бу бәягә тыйнак карый.
Мин үземне әллә нинди уникаль кеше дип санамыйм. Мин — җирдә эшләргә, якыннарым турында кайгыртырга күнеккән гади авыл егете. Тормышымның авыр булуын яшермим. Ләкин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнсә дә, югалтулар кичерсәм дә, тормыш дәвам итә. Иң мөһиме — үз юлыңны табу,
— ди Илнур.
Аның тарихы көчле кеше беркайчан да курку яки авырту кичерми дигән сүз түгел. Шулай ук һәр югалтуны бары тик ихтыяр көче белән генә җиңеп була дигән фикер дә түгел. Тиз генә төзәлми торган яралар бар, гомер буе күңелдә йөрткән югалтулар бар, тизләтеп булмый торган көтү дә бар. Ләкин шундый шартларда да кеше үзенә яшәргә сәбәп таба ала. Иртән торырга, якыннары турында кайгыртырга, иртәгәсе көнгә планнар корырга этәрә торган эш таба ала. Илнур Арсланов үз таянычын туган авылында, терлекчелектә, иптәшләренә ярдәм итүдә, иҗатта һәм киләчәккә өметтә тапкан.
Нет комментариев