Азнакайда әлмәтлеләрнең «Невидимый фронт» фотокүргәзмәсе узды
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакайда әлмәтлеләрнең «Невидимый фронт» фотокүргәзмәсе узды

13 ноябрь көнне «Тау» яшьләр үзәге гөрләп торды.

Анда районыбызның волонтерлар төркемнәре, шул исәптән мәктәпләрдәге волонтерлык төркемнәре, гаиләләр үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә җибәрелә торган әйберләрнең: яшеренү челтәрләре, костюмнар, беләзекләр, җылы оекбашлар, коры ашлар, душлар, дисбеләр һәм башкаларны әзерләү тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар.

Әлеге патриотик чарада район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, Әлмәт шәһәре креатив индустрияләр мәктәбе директоры Николай Пиянзин, яшьләр һәм туризм идарәсе җитәкчесе Азат Әхмәтшин һәм башка җитәкчеләр катнаштылар.

Игелекле эшләр башкаручы волонтерларыбызның истәлеген мәңгеләштерү, тарих битләренә язып калдыру максатыннан оештырылган мондый чаралар зур әһәмияткә ия. Без беркемне дә онытырга тиеш түгел. Шундый авыр вакытта олы ярдәм кулын сузган волонтерларыбыз турында да китаплар язылыр, фильмнар төшерелер. Эш тәҗрибәсе белән таныштырулары, ярдәмнәре өчен әлмәтлеләргә зур рәхмәт. Алга таба без дә һичшиксз бу проектка кушылырбыз, 

— диде Айдар Фәндәс улы.

Аның фикерләренә хәрби комиссар Руфат Рәфыйк улы да кушылды һәм бүген илебез сагында торучы барлык егетләр исеменнән волнтерларга олы рәхмәтен белдерде.

Николай Дмитриевич «Невидимый фронт» документаль фотопроекты белән таныштырып китте. Әлеге проектны тормышка ашыруда укучылар һәм яшьләр зур көч куйган. Алар 300 ләп Әлмәт волонтерларын реаль эш шартларында: штаб, өй, җәмәгатьчелек мәйданнарында фотоларга төшергәннәр. Ул фотолар куар кодлар белән тулыланган һәм волонтерларның тарихын да тыңларга мөмкинлек бар.

Аеруча зур хезмәт эшчәнлеге башкарган волонтерларны бүләкләү күңелләрдә горурлык хисләрен уятты. Азнакайлылар шәфкатьлелек эстафетасын алга таба лаеклы дәвам итәрләр.


Нет комментариев