Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча махсус операция катнашучыларына барлык этапларда да ярдәм төзелгән.
Адаптация механизмы кешене хезмәттән азат итүдән алып тотрыклы эшкә урнашуга кадәр озата бара. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 4,1 мең ветеран белән хезмәттәшлек җайга салынган, шулардан 2,9 мең кеше эшкә урнаштырылган.
2023 елдан Татарстанның «Россия эше» кадрлар үзәкләренә хәрби операциядә катнашучы 730 кеше һәм аларның 297 гаилә әгъзасы мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең :
- 507се эшкә урнаштырылган,
- 273е укырга җибәрелгән,
- 73 кеше актив эш эзли.
Адаптациянең төп инструментларының берсе – «Кадрлар» милли проекты кысаларында һөнәри белем бирү.
Ветераннар өчен 200дән артык һөнәр бар, 27 юнәлеш бары тик махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен генә – пилотсыз авиация системалары операторларыннан алып ясалма интеллект буенча белгечләргә кадәр резервланган. 2026 елда гына да укырга 108 кеше җибәрелгән.
Татарстанда 3,5 мең вакансия тәкъдим иткән 545 эш бирүче компания реестры төзелгән.
Инвалидлар өчен махсус эш урыннарына аерым игътибар бирелә: 2026 елда шундый 83 урын булдырылган, шуларның 30ы – хәрби операциядә катнашучылар өчен.
Махсус хәрби операция катнашучыларын эшкә урнаштыру практикасы Татарстанның төрле районнарын үз эченә ала.
- Әлмәттә инвалид булган өч ветеранны эшкә урнаштырганнар һәм эш урыннарын техника һәм эргономик җиһазлар белән җиһазлаганнар.
- Азнакай районында 197 мең сумлык субсидиягә ветеран өчен авыр хезмәтне тулысынча механикалаштыру урыны булдырылган.
- Казанда ветеран-инвалидны, җиһазларга киткән чыгымнарны каплап, картонажник вазифасына алганнар.
Республиканың күп кенә зур предприятиеләре ветераннарны җайлаштыруның үз системаларын гамәлгә керткән инде.
Нет комментариев