Исерек килеш руль артына утыруның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүен аңламаучылар әле дә бар.
Бу гамәл өчен катгый җәза каралуына карамастан, районыбызда атна саен спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр тоткарлана.
Соңгы көннәрдә генә җәмәгать судьялары тарафыннан эчкән килеш руль артына утыручыларга кагылышлы дистәгә якын эш каралган. Юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырган машина йөртүчеләрнең һәркайсы закон нигезендә җаваплылыкка тартылган.
Мисал өчен, Э. Мостафин төнге вакытта район авылларының берсендә юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Аны исереклеккә тикшерү уздырганда, организмында алкоголь күләме 0,47 мг/л булуы ачыклана.
А. Бикбов та авыл җирлегендә тоткарлана. Алкотестер ярдәмендә тикшерү вакытында ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,21 мг этил спирты парлары булуы билгеле була. Исерек килеш руль артына утырган әлеге ир-ат суд утырышына килүне дә кирәк дип тапмый.
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итеп, юл иминлегенә куркыныч тудырган әлеге райондашларыбыз 45 мең сум штрафка тартылдылар һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
Нет комментариев