Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Илфат Миннегалиев спорттагы чираттагы зур уңышы белән сөендерә.
Билбау көрәше буенча дөнья, Европа һәм Россия чемпионына Россиянең халыкара класслы спорт мастеры дигән югары спорт исеме бирелде.
Әлеге мактаулы исемгә ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Фуджейра шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаганнан соң лаек булды. Халыкара дәрәҗәдәге ярышта иң югары нәтиҗәгә ирешү — спортчының күпьеллык тырыш хезмәте, ныклы әзерлеге һәм максатчанлыгы нәтиҗәсе.
Илфатны һәм аның тренеры Айрат Миңнегалиевне әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм биек үрләр телибез!
Нет комментариев