Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сабыйларын бишек җыры астында йоклаталар

Бишек җыры... Йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла. Безнең "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирәләр. Аларны җыйныйлар, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар, балаларны шул көйләр астында йоклаталар. Бу...

Бишек җыры... Йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.

Безнең "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирәләр. Аларны җыйныйлар, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар, балаларны шул көйләр астында йоклаталар. Бу җырлар аша сабыйларны матурлык, ата-ана мәхәббәте, халкыбызның рухы, әһаңле теле, туган йорт, туган җир төшенчәләре белән таныштырабыз. Максатыбыз да татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, милли хәзинәбез булган бишек җырларын балаларга өйрәтү. Гаилә бәйрәмнәрендә әти-әниләр белән бишек җырларына конкурслар да үткәрелә.

Зәния Исхакова, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сабыйларын бишек җыры астында йоклаталар