Азнакай район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысы узды
Исерек шофер - җинаятьче Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында сигез хәбәр...
Исерек шофер - җинаятьче
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады.
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында сигез хәбәр алынган шуның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының саны югары булуы хакында билгеләп үтте. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, каза күрүчеләр дә бар.
Исерек килеш машина йөртүчеләр дә кимеми, хисап чорына 4 кеше "права"сыннан колак каккан. Дөрес, болары әле эләккәннәре генә. Моны хокук сакчылары да яшерми. Ел башыннан 174 кеше җаваплылыкка тартылган булса, чынлыкта андый шоферларның саны кимендә ике тапкырга артык, ди эчке эшләр бүлеге начальнигы.
Бүген кайберәүләрне кул җитмәслек штрафлар да куркытмый булса кирәк, районда икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган 24 кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
Район башлыгы юллардагы вәзгыятькә борчылуын белдереп, җаваплы затларны юлларда хәвефсезлекне тәэмин итәргә, пропаганда эшләрен көчәйтергә чакырды.
- Юлларда килеп чыккан коточкыч фаҗигаләрнең бөтен бәласе - бары тик үзебездә. Бигрәк тә, исерек машина йөртүчеләрдә. Алар бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзәләр, күпме кешегә гомерлек хәсрәт китерәләр. Ләкин хокук бозучылар да - безнең арадагы кешеләр, димәк хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрен чабу, юлларны төзекләндерү, җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев