Шәһәребез елдан-ел яшелләнә.
Язын-көзен агач-куаклар утырту буенча акцияләр оештырла. Әмма утырткан үсентеләрне әле сакларга да кирәк. Табигатькә мәхәббәтне бала чактан тәрбияләргә тырышлар Мәдәни үзәк тә. Түгәрәк җитәкчесе Зөлфия Галиева “Экология иленә сәяхәт” дигән чара оештырып, балаларга агачларның үзенчәлекләре, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеге хакында әңгәмә үткәрде. Бу балалар яшел дусларны беркайчан да рәнҗетмәсләр дип ышанабыз.


Нет комментариев