Азнакайның Яшьләр үзәгендә чит ил гражданнары өчен адаптация курслары узды
ТР социаль һәм культура үзәге чит ил гражданнары өчен адаптация курслары үткәрә.
Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә чит ил гражданнарын адаптацияләү мәсьәләләре, миграция сәясәтендәге яңа таләпләр турында сөйләштеләр.
Анда “Татарстан Республикасы чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәге”нең бүлек җитәкчесе Наталья Абросимова, террорга каршы комиссия сәркатибе, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы, полиция майоры Гүзәл Сәетгәрәева катнаштылар.
Яңа илдә адаптация узу – авыр процесс, чөнки тел, мәдәният, хокук системалары аерыла. Шул сәбәпле, социаль һәм культура үзәкләре чит ил гражданнары өчен махсус адаптация курслары оештыра.
Курсларның максаты – мигрантларга җирле халык белән аралашуны җайлаштыру, аларның хокукларын һәм бурычларын аңлау, шулай ук социаль һәм мәдәни мохиткә керүне җиңеләйтү.
Баштан район территориясендә яшәүче чит ил гражданнарының Россия, шул исәптән Татарстан территориясендә яшәү кагыйдәләре, халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йола-гадәтләренә, бәйрәмнәренә ихтирам, аралашу культурасы, әдәп-әхлак мәсьәләләре,... һәм башкалар турында кыска, әмма аңлаешлы видеофильм күрсәтелде.
Моннан тыш, Наталья Абросимова законнарны бозган, терроризм гамәлләре өчен җаваплылык турында да искәртте. Үзәк вәкиле тыныч яшәүгә, бер-береңә тату мөнәсәбәттә булуга басым ясады. Наталья Дмитриевна чит ил гражданнарының күпсанлы сорауларына да җаваплар бирде.
Чит ил гражданнары мондый очрашуларның бик кирәк һәм файдалы булуын әйттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев