Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Бораулаучылар урамында Нефтьчеләр көнен бәйрәм иттеләр

Без үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җирлегебез данын еракларга тараткан нефтьчеләребез – бораулаучылар хөрмәтенә аталган Бораулаучылар урамында яшибез.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан без зурлап Бораулаучылар көнен уздырдык. Рәхимә Галимова, Әлфия Зарипова башлангычы белән оештырылган әлеге истәлекле чарада урамыбызда яшәүче бораулаучыларыбызны, нефтьче-ветераннарны данладык, арабыздан киткән күршеләребезне искә алып, догалар кылдык. Үзебез эшләгән чорларны барлап, эштә булган кызыклы вакыйгаларны хәтердә яңарттык.

1 сентябрьдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әсгать Галимовка да хөрмәт зурдан булды. Очрашу табын артында, җыр-моңнар, уен-көлке белән дәвам итте, – дип хәбәр итә Әнисә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев