Азнакайда шәхси йортта чыккан янгында 62 яшьлек ир-ат һәлак булган
Янгын бүген төнге якта Уразай авылында килеп чыга.
Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 16 октябрьдә төнге якта Уразай авылында Энгельс урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә 45 кв. метрлы йортны ут телләре инде тулысынча камап алган була. Күршеләре йорт эчендә кеше калырга мөмкин булуы турында әйтәләр, әмма дөрләп янган бинага керү мөмкин булмый. Соңыннан янгын сүндерүчеләр йортта 62 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Янгын күзәтчелеге бүлеге исегезгә төшерә: электр чыбыклары торышын даими тикшереп торыгыз; төзек булмаган электр җиһазларын кулланмагыз; аларны һәм ягылган мичләрне караучысыз калдырмагыз; өйдә тәмәке тартмагыз; янгынны вакытында ачыклау өчен йортыгызга махсус хәбәр бирү җайланмалары куегыз. Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01, 101, номерларына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев