Азнакайда «Кызыл канәфер» акциясе башланды
«Кызыл канәфер» хәйрия акциясе старт алды.
«Кызыл канәфер» – хәтер һәм ярдәм символы.
Ел саен үткәрелә торган бу чара, гадәттә, 10 апрельдән башлана. Бу көнне “Тау” яшьләр үзәгендә “Кызыл канәфер” акциясенә старт бирелү уңаеннан махсус чара узды. Волонтерлар, мәктәп укучылары, җитәкчеләр һәм битараф булмаган һәр кеше әлеге изге эшкә кушылды. Канәферләрне сатуда район һәм шәһәр ветераннар советы һәм яшьләр комитеты аеруча зур ярдәм күрсәтә.
Көмеш волонтерлар акциядә аеруча актив катнаштылар, 68 ветеран Хәйрия ярдәме күрсәтте. Бик зур рәхмәт аларга, – ди район һәм шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова.
Акциянең төп максаты – ветераннарга ярдәм итү. Чара вакытында җыелган акчалар «Память поколений» хәйрия фондына җибәрелә. Һәр кеше волонтерлардан «Кызыл канәфер» билгесен сатып алып, сугыш һәм хезмәт ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә үз өлешен кертә ала.
Волонтерларны акция символикасы белән урамнарда, паркларда. массакүләм чараларда очратырга мөмкин. «Кызыл канәфер» – ул бары тик бер билге генә түгел, ә буыннар бәйләнешен, хәтер һәм рәхмәт хисен чагылдыра.
Азнакайлыларны да бу изге гамәлгә кушылырга чакырабыз. Бергәләп ветераннарга ярдәм итәбез! Акция 22 июньгә — Хәтер һәм кайгы көненә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев