Азнакайда ятим балалар өчен Сабантуй узды
Бүген шәһәребезнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында район җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәмендә ятим балалар һәм аларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен Сабантуй узды.
Гадәттәгечә, ул быел да күңелле уеннарга, бәйгеләргә һәм бүләкләргә бай.
«Олы йөрәкле, мәрхәмәтле булганыгыз, ятим сабыйларны канат астына алып, аларга күңел җылыгызны, мәхәббәтегезне, әти-әни назы бүләк иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт», – диде район башлыгы, Сабан туен тантаналы ачып.

Бәйрәмне дәвам итеп, җитәкчеләр ятим балалар тәрбияләүче гаиләләргә, юбилейларын билгеләп үтүче әниләргә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.
Соңыннан балалар үзләрен төрле милли уеннарда, спорот ярышларында сынап, ГТО нормативларын тапшырдылар, бүләкләр оттылар, туңдырма белән сыйландылар. Мәктәп туклануы комбинаты пешекчеләре аларга шулай ук пылау һәм кайнар чәй дә әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев