Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда янгын-тактик өйрәнүләр үтте

Азнакай районының җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре янгын-тактик өйрәнүләр үткәрделәр.

Бу көнне Азнакай шәһәренең Радужная урамындагы 3 нче йортның 5 нче катындагы фатирларның берсендә “янгын” чыккан иде. Тревога буенча беренче булып “һәлакәт” урынына 87 янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчеләре килеп җитте, бераздан аларга 24 һәм 12 янгын сүндерү часте коткаручылары кушылды.

Бер төркем янгынны “сүндерүгә” кереште, икенчеләр ярдәмгә мохтаҗ булганнарны эзләделәр, коткару эшләре белән шөгыльләнделәр, аларга беренче ярдәм күрсәттеләр. Берничә минуттан радиоэлемтә аша янгынны сүндерүләре турында хәбәр ителде.

– Азнакай янгын сүндерүчеләре үзләренең бурычларын бик тиз һәм уңышлы үтәделәр, монда аларның күпьеллык тәҗрибәсен бердәмлеген дә әйтеп үтәргә кирәк, – дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү часте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев