Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда депутатлар район башлыгын сайладылар

Бүген бишенче чакырылыш Азнакай муниципаль район Советы утырышы узды. Депутатлар корпусы Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлады.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Алмаз Фәритов та катнашты.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына кандидат итеп Нәҗип Хаҗипов депутат Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин кандидатурасын тәкъдим итте. 

«Куелган максатларга ирешү һәм районның динамик үсешен тәэмин итү өчен командалы, җайга салынган эш таләп ителә. Бу күбесенчә муниципаль берәмлекне җитәкләячәк кешегә, аның абруена, нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Марсель Шәйдуллин районны соңгы 14 ел дәвамында уңышлы җитәкләде, шушы вакыт эчендә Азнакайда бик матур, нәтиҗәле эшләр башкарылды: мөһим социаль объектлар, торак йортлар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары төзелде һәм капиталь ремонтланды; яңа сәнәгать предприятиеләре, кече бизнес объектлары, аларда өстәмә эш урыннары булдырылды, авыл хуҗалыгында һ.б. тармакларда  бик күп үзгәрешләр булды. Башлык вазифасында эшләгән елларында Марсель Зөфәр улы үзен нәтиҗәле, җаваплы, ачык, энергиясе ташып торган җитәкче буларак танытты. Район башлыгы итеп сайланганда һәм сезнең ярдәм белән, ул алга таба да муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең иң катлаулы бурычларын уңышлы үтәр дип ышанам», – диде ул.

Актүбә бистәсе башлыгы Александр Свостьянов та  үзенең чыгышында җирлегебездә алып барылган эшләргә тукталды һәм депутатларның Марсель Шәйдуллин кандидатурасын хуплауларын сорады.  

Депутатлар тарафыннан Марсель Шәйдуллинга 100 процент тавыш бирелеп, ул Азнакай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайланды. 

Җавап чыгышында яңа сайланган район башлыгы үзенә дүртенче тапкыр бирелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.  

«Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасын, мин халык алдында зур җаваплылык дип кабул итәм. Олы ышаныч белдергәннәре, ярдәмнәре өчен, беренче чиратта Азнакай районы халкына, нефтьчеләребезгә, Рәисебезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ундүрт ел сезнең белән кулга-кул тотынып эшләдек. Башкарган эшләребез бик күп, әмма без үз алдыбызга тагын да зуррак максатлар куябыз. Алга таба да бердәм булып, бергә-бергә барысын да башкарып чыгарбыз дип уйлыйм!» – диде Марсель Шәйдуллин. 

Район башлыгы итеп сайланганнан соң Марсель Шәйдуллин җитәкче Антын бирде. Азнакай районы икътисадын үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп эшләячәген вәгъдә итте.

Утырыш барышында район башлыгы урынбасары итеп район Советы депутаты Айдар Хәлиуллин сайланды.  Моңа кадәр ул 13 ел дәвамында район Советы аппаратын җитәкләде. Җирле үзидарә системасы органнарында хезмәт стажы – 23 ел.

«Бүген безнең арабызда җирле үзидарә органнарында хезмәтләрен туктатырга карар кылган, Соңгы биш елда район башлыгы урынбасары, аннан алда ун ел Актүбә бистәсен җитәкләгән Роза Галеева,  озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән хөрмәтле җитәкчеләребез: Алсу Шәрифуллина, Светлана, Зиннурова, Эльвира Гыйләҗева, Назыйф Хәсәнов та бар.  Сезнең һәрберегез район һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән җитәкче. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләрегез өчен барлык азнакайлылар исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлыклы вакыйгаларга бай булган гомер телибез», – диде җитәкче. 

Татарстан Рәисе карары белән, күпьеллык тырыш хезмәте өчен Роза Галеева республиканың дәүләт бүләге – «Татарстан»Татарстан  Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Соңгы көн тәртибе – Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс шартлары турында район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев