Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чернобыль фаҗигасен искә алдылар

Һәр елны, 26 апрельдә, илебездә радиация аварияләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Соңгы елларда тантаналы митинг Азнакайда Чернобыль фаҗигасенең бар авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән райондашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үтә.

 Быел да анда олысы-кечесе катнашты.

 –Егерменче гасырның иң тетрәндергеч вакыйгасы булып тарих битләренә уелган, дистәләгән меңнәрчә гомерләрне кыйган бу техноген катастрофа беркайчан да хәтерләрдән җуелмас, – диде митингны ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Аны ликвидацияләүдә Азнакай районыннан да 100 гә якын кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә арабызда булганнары – 51. Бүген без аларның батырлыгы алдында баш иябез, вафат булганнарының якты истәлекләрен яңартабыз.

 Тантанада катнашкан “Танефть” вәкиле Наил Вәлиев компания җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең чернобыльчеләр һәм аларның якыннарына изге теләкләрен ирештерде. Яшь буынга мөрәҗәгать итеп, якташларыбызның бу батырлыгын хәтерләрдә сакларга чакырды.

 Районыбызның чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасын җитәкләгән Рәис Харисов Чернобыль вакыйгасы истәлекләре белән уртаклашты.

Быел юбилейларын билгеләп үтүче  авария ликвидаторлары район башлыгының котлауларын кабул итте.

– Кеше язмышларын җимерүче мондый афәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын! Киләчәгебез якты, күкләребез аяз булсын! – митингны алып барган Яшьләр үзәге хезмәткәрләреннән яңгыраган бу сүзләр күңел төпкеленә кадәр төшеп, уйлар өерендә йөртте...

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев