Азнакай зооволонтерлары сырхауханәдә дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырды
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә “Батырлык тартмасы” акциясе дәвам итә.
Әлеге игелеклелек чарасыннан зооволонтерлар да читтә калмады. Алар бүлеккә балаларга тапшыру өчен өстәл уеннары, уенчыклар, канцелярия товарлары алып килгәннәр иде.
«Әлеге бүләкләр сабыйларның сырхауханәдә үткәрелгән авыр көннәрен ничек тә җиңеләйтергә ярдәм итәр», – ди алар.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова балаларга дигән бүләкләрне кабул итеп, әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
“Батырлык тартмасы” акциясе 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа һәркем кушыла ала. Тартмага сабыйларның кәефен күтәрерлек зур булмаган яңа уенчыклар, буягычлар, төсле каләм, фломастерлар һәм башка төрле бүләкләр салырга мөмкин.
Кемдер өчен кечкенә генә булып тоелган әлеге бүләкләр, җитди авыру белән көрәшүче балаларның кәефен күтәреп, күңелләрендә җылы өмет уятыр. Шуңа акциягә кушылып, сабыйларны сөендерергә ашыгыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев