Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында яшәүчеләр поляр балкышны күзәтте

Әлеге уникаль табигый күренеш илебезнең башка төбәкләрендә дә булган.

Бу төнне районыбызда поляр балкыш күзәтелде. Социаль челтәрләрдә фотолар белән уртаклашучылар да бар.

Райондашыбыз Илдар Шәмсетдинов поляр балкышны Азнакай-Тымытык юлында, Әгер авылына җитәрәк төшереп алган.

«Мондый могҗизаны беренче генә күрүем түгел, өч ел элек Мәндәйдә дә фотога төшереп алган идем. Аның матурлыгын, сихрилеген бер генә фото да биреп бетерә алмый, күктәге яшел һәм алсу төсләрдәге нурларны үз күзең белән күрергә кирәк», – ди ул.

Айгөл Хәсәнова да бүген иртән Чалпы - Урсай арасында шундый матур күренешкә тап булган.

«Төньяк балкышы хәзер безгә күчте!» – ди ул.

Поляр балкыш кояш активлыгының көчле үсеше нәтиҗәсендә килеп чыга. Галимнәр белдерүенчә, бу ике көндә Җирдә көчле магнит давыллары көтелә. Бу башкалар да поляр балкышы шаһиты була алачак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев