Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Татшуган авыл мәктәбендә төрле буын мәгариф хезмәткәрләре очрашты

Татшуган авылы мәктәбендә Укытучылар һәм остазлар елына багышланган «Синең исемең күңелләргә якты эзләр булып береккән» дип исемләнгән бик истәлекле кичә узды

Йөз еллык тарихы булган Татшуган мәктәбендә яшь һәм өлкән буын укытучылар, тәрбиячеләр күңелле очрашуга җыелдылар. Яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь
хезмәт куеп, якты эз калдырган укутучыларыбыз рухына багышлап Коръән сурәләре укылды, мәктәпнең тарихларга кереп калган матур үткәне барланды, истәлекле вакыйгалар яңартылды.

Кичәне оештырган, чакырган кунакларны хөрмәтләп мул табын әзерләгән Татшуган мәктәбе һәм балалар бакчасы укытучылары, тәрбиячеләре, хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Дөньялар имин торып, авылыбыз, мәктәбебезнең киләчәге булсын иде.  Моның өчен авыл халкы, мәктәп, Мәдәният йорты, мәчетебез
хезмәткәрләренең киләчәктә дә шулай бердәм булып эшләве бик кирәк.
Өлкән укытучылар исеменнән: Рузилә Шәйхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев