Инстаграмда Азнакаебызның йөзек кашы Зәйнәп Фәрхетдинованың соңгы араларда гел Зөфәрсез генә төшкән фотосүрәтләрен күреп, халык борчыла башлаган иде. “Зөфәр кая?” – дигән сораулар да яугалады.
Менә, ниһаять, аларның икәү бергә төшкән фотосүрәтләре пәйда булды. “Зөфәрне кем эзләде, менә үзе! Искәрмә, ул фотога тошергә яратмый”, – дип язган Зәйнәп.
Кызыксынучылар да җиңел сулап куйган. “Менә бит ничек матур парлы сандугачлар, тигезлектә яшәгез”, – дип теләкләрен дә җиткергәннәр.

Нет комментариев