Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

АзФлай парапланеристлар клубы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Ык буйлап – көймәләрдә сәяхәт оештырдылар

Җәй инде ахырына якынлашса да, үз хакимлеген бер дә кулдан ычкындырырга җыенмый әле. Көннәрнең җылы, хәтта кызу торуыннан файдаланып, рәхәтләнеп ял итәсе килә. Су буенда ял итүе аеруча хозурлык. Шушы көннәрдә АзФлай парапланеристлар клубы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әнә шундый онытылмаслык игелек чарасы оештырды. Ык буйлап көймәләрдә сәяхәт кылырга...

Җәй инде ахырына якынлашса да, үз хакимлеген бер дә кулдан ычкындырырга җыенмый әле. Көннәрнең җылы, хәтта кызу торуыннан файдаланып, рәхәтләнеп ял итәсе килә. Су буенда ял итүе аеруча хозурлык. Шушы көннәрдә АзФлай парапланеристлар клубы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әнә шундый онытылмаслык игелек чарасы оештырды. Ык буйлап көймәләрдә сәяхәт кылырга чыгып киттек. Клуб җитәкчесе Данис Мусин бөтен чыгымнарны үз өстенә алды. 8 бала утырган көймәләр, зурларның озатуында табигать хозурына юл алды.

Тымытыктан башланган сәяхәт вакытында яшүсмерләр күңелләре булганчы су коенды, самовардан тәмле чәй эчеп кинәнде, төбәгебез табигатенең матурлыгына сокланып йөрделәр. Башкортстан белән Татарстанны чикләгән Ык елгасының гүзәллегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Маршрутыбыз да алдан уйланылган иде, юлыбызда нинди генә матурлыклар ачылмады! Һәр борылыш артында соклангыч манзара көтеп тора иде. Әрәмәлекләрдә нинди генә агачлар үсми дә, нинди генә кошлар, җанварлар очрамый.

Сәяхәтебез сыйлы табын артында әңгәмә корып, аннары инде рәхәтләнеп су коенып тәмамланды. Яшүсмерләрнең хис-кичерешләрен сөйләп кенә дә бетермәле түгел. Әнә шулай яңа дуслар табып, үзләрен бөтенләй икенче дөньяда булгандай хис итеп, онытылмаслык тәэсирләр алып кайтты алар. Моның өчен Данис абыйларына чиксез рәхмәтле иделәр.

Әделия Мусина

фото http://www.zolotoy-kompas.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АзФлай парапланеристлар клубы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Ык буйлап – көймәләрдә сәях...