Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл яшьләре Казанда тәҗрибә туплады

Республика авылларының иң сәләтле, актив яшьләре Казанда өч көн дәвамында бер-берсе белән аралашып, зур эш тәҗрибәсе туплап кайтты. Алар арасында Мәнәвез авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова да бар иде. Әлеге чараны Татарстанның агар яшьләр берләшмәсе үз проектларына һәм программаларына авыл яшьләрен ныграк тарту өчен шартлар тудыру максатларында оештырган. -...

Республика авылларының иң сәләтле, актив яшьләре Казанда өч көн дәвамында бер-берсе белән аралашып, зур эш тәҗрибәсе туплап кайтты. Алар арасында Мәнәвез авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова да бар иде.

Әлеге чараны Татарстанның агар яшьләр берләшмәсе үз проектларына һәм программаларына авыл яшьләрен ныграк тарту өчен шартлар тудыру максатларында оештырган.

- Безнең белән һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү буенча тренинглар, мастер-класслар, тематик түгәрәк өстәлләр, брейн-ринглар һәм тагын башка интеллектуаль-иҗади чаралар уздырдылар. Социаль проектлау нигезләренә зур игътибар бирелде, - ди Гөлназ Исламова. - Белгечләр кызыклы һәм оригиналь проектлар язу, аларны яклау һәм тормышка ашыру нечкәлекләре хакында сөйләделәр. Алган белемнәрне квест-уен белән беркетеп тә куйдык.

Мондый укулар авыл яшьләре өчен бик тә файдалы дип исәпли Гөлназ.

- Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, күп чаралар оештырырга туры килә. Үз казаныңда гына кайнап, үсешкә ирешеп булмый. Ә үз ишләрең белән аралашкач, яңа дөнья ачыла, яңа идеялар туа. Шундый мөмкинлек тудырган өчен яшьләр идарәсенә рәхмәтлемен, - ди ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл яшьләре Казанда тәҗрибә туплады