Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр

Тиздән игелекләр тулган ай - октябрьгә дә керәбез. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәтнең тагын да тулып ашкан, изге гамәлләргә бай чор бу. Көзге муллыкның әнә шулай күңелләребезне дә баеткан, тагын да сафландырган мәле. Ел да районыбызда бу айда шактый күп чаралар оештырылып, өлкәннәребез безнең ярдәм-кайгыртуга, җан җылысына күмелә. Менә шушы гамәлләргә тәфсилләбрәк тукталуын...

Тиздән игелекләр тулган ай - октябрьгә дә керәбез. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәтнең тагын да тулып ашкан, изге гамәлләргә бай чор бу. Көзге муллыкның әнә шулай күңелләребезне дә баеткан, тагын да сафландырган мәле. Ел да районыбызда бу айда шактый күп чаралар оештырылып, өлкәннәребез безнең ярдәм-кайгыртуга, җан җылысына күмелә. Менә шушы гамәлләргә тәфсилләбрәк тукталуын сорап, социаль яклау бүлегенең баш белгече Элиза Мәрданшинага мөрәҗәгать иттек.

-Элиза Наилевна, сүзебезне саннардан башлыйк әле. Районыбызда гомер итүче өлкән яшьтәгеләр күпме һәм социаль яклауга мохтаҗларга сезнең бүлек тарафыннан нинди кайгырту күрсәтелә?

-Бүгенге көнгә районыбызда 17712 пенсионер бар, аларның күпләре җирлегебезнең социаль үсешенә өлеш кертүен дәвам итә. Ни кызганыч, илебезгә Җиңү яулаган Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя бара, тыл фидакарьләре дә инде олыгаеп килә. Районыбызда 100 яшьлек һәм аннан да өстәнрәк яшьтәге 3 өлкән кеше яши. Ялгызлары гына гомер итүче әби-бабайлар да бар, аларга социаль хезмәткәрләребез тормыш-көнкүрештә ярдәм итә. Хөкүмәт тарафыннан ташламага ия булганнар барсы да алардан файдалана. Өлкәннәребез үзебезнең җирлектәге тернәкләндерү үзәкләренә, башка төбәкләргә санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителә.

- Өлкәннәр айлыгы барышына килсәк, чаралар планы шактый бай күренә...

- 15 сентябрьдән район башкарма комитеты җитәкчесе фәрманы белән Өлкәннәр айлыгы старт алды. Ул 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында күптөрле чаралар үткәрелә. Районыбыз җитәкчеләре өлкәннәр белән очрашулар, аларны кабул итүләр уздыра, һәр оешма-предприятие коллективына үзләренең ветераннары белән элемтәләрне ныгыту, аларга көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм оештыру турында мөрәҗәгать белән дә чыктылар. Бюджет өлкәсенең, ябылган оешма-учреждениеләрнең 70 яшьтән өлкән элеккеге хезмәткәрләренә, районыбызга күчеп килгән әби-бабайларга матди ярдәм күрсәтелә. Йөз яшьлек һәм аннан өстәге райондашларны, "кайнар нокта"ларда хәрби хезмәт вакытында һәлак булганнарның әти-әниләрен, Социалистик Хезмәт Геройларын, районның почетлы гражданнарын яшь буынга таныту, аларны хөрмәтләү кичәләре оештырыла. Билгеле, бер генә чара да үзешчәннәребезнең матур чыгышларыннан башка узмый. Әле менә тагын 3 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә "Йөрәк җылысын бирәбез" исеме астында Өлкәннәр көненә багышлап зур концерт үтәчәк, аларның барсын да көтеп калабыз. Актүбә бистәсендә һәм шәһәребездә, авыллардагы мәдәни учакларда өлкәннәребезнең үз куллары белән иҗат иткән эшләнмәләр күргәзмәләре бара, "Картаймагыз әле, ветераннар", "Гомерләр балкышы", "Бер күрешү - үзе бер гомер" һәм башка шундый исемнәр астында кичәләр, концертлар, төрле буын вәкилләренең очрашулары үткәрелә. Мәктәпләр коллективлары мондый чараларга йөри алмаган әби-бабайларның өйләренә барып чыгышлар ясый. Гомумән, мәгариф идарәсе ел саен Өлкәннәр айлыгында зур активлык күрсәтә. Быел да айлык барышында алар төрле акцияләр, башлангычлар белән чыкты. Укучыларның әби-бабайларына багышлап рәсемнәр бәйгеләре үтә, үз куллары белән аларга бүләкләр ясыйлар. "Көзге муллык" ярминкәләре дә аларга игелек кылуның бер үрнәге булып тора. Волонтерлар отрядлары ялгыз яшәүче әби-бабайларга көнкүреш, бакча эшләрендә булышлык итә.

Мәшгульлек үзәге эшләргә теләге булган пенсионерлар белән консультацияләр уздыра, хезмәт базарына яраклашуда ярдәм итә.

Бу тормышта күпне күргән, кичергән өлкән буын сәламәт яшәү рәвеше яклы һәм үзләре өчен физкультура, спорт һәм туризм идарәсе, яшьләр бүлеге оештырган спорт ярышларына, хәрәкәтле бәйгеләргә бик теләп йөриләр. Аларның сәламәтлекләрен ныгытуга айлык чорында медицина хезмәткәрләре тарафыннан да игътибар арттырылды. Өйләренә йөреп хезмәт күрсәтү, профилактик чаралар үткәрү, диспансерлаштыруга тарту кебек максатчан эшчәнлек алып барыла.

Гомумән, әнә шулай районның һәр өлкәсе, һәр хезмәте бүгенге көндә өлкәннәребез турында булдыра алганча кайгыртучанлык, ярдәм күрсәтә, аларга кадер-хөрмәттә булырга тырыша.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр